Surah Al-Maeda Translate in Tatar

Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне, вәгъдәләрегезне үтәгез! (Ґәһед өч төрледер: берсе – Аллаһ һәркемнән Коръән белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алды, икенчесе – Аллаһ исеме илә әйтелгән нәзерләр, антлар, өченчесе – мөэминнәрнең үзара куешкан вәгъдәләредер). Дүрт аяклы хайваннар сезгә хәләл булды мәгәр хәрам булганнары Коръәндә зекер ителде, хаҗ сәфәрендә ихрам баглагач сезгә хәләл киекләр дә хәрам булыр. Аллаһ үзе теләгәнчә белеп хөкем кылыр.
Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын Бисмилләһи Аллаһу әкбәр дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.
Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып килсеннәр! Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: Бисмилләһи Аллаһу әкбәр – дип җибәрегез! Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче.
Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр.
Ий мөэминнәр! Әгәр намазга басарга теләсәгез, башта тәһарәт алыгыз, ике кулыгызны терсәкләре белән һәм битегезне юыгыз, кулыгызны юешләп башыгызны сыйпагыз һәм дә аякларыгызны тубыклары белән юыгыз. Әгәр җөнүб булсагыз, юынып пакьләнегез! Вә әгәр сырхау яки сәфәрдә булсагыз, я берегез даладан килсә, я хатыныгызга якынлык кылсагыз, шушы хәлләрдә юынып пакьланырга су тапмасагыз, пакь җиргә ике кулыгызны сугыгыз, шул кулларыгыз белән битегезне сыйпагыз, икенче мәртәбә җиргә сугып ике кулыгызны сыйпагыз! Аллаһ сезгә тарлыкны теләми, бәлки сезнең пакь булуыгызны тели һәм нигъмәтләрен сезгә тутырып бирергә тели, шаять биргән нигъмәтләренә шөкер итегез! (Аллаһ теләсә Коръән белән гамәл кылсак! шуннан да зур нигъмәт, әлбәттә, юк).
Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Һәм дөньяга килмәс борын Аллаһуга биргән ґәһедегезне дә хәтерләгез! Аллаһ рухларны халык кылгач: Әйә! Сезне юктан бар кылып тәрбияләүче мин түгелме? – дигәч, Әлбәттә, син! Сүзеңне ишеттек, үзеңә итагать иттек, – дидегез, шуны белегез! Аллаһудан куркыгыз, аңа гасый булудан сакланыгыз! Күкрәкләрдә булган нәрсәне Аллаһ, әлбәттә, белүче.
Ий мөэминнәр! Аллаһ ризалыгы өчен гаделлек белән ґүаһлык бирүче булыгыз. Һәрвакыт хаклыкта булыгыз! Янә бер каумгә ачулануыгыз: икенче каумгә гаделсезлек күрсәтүегезгә сәбәп булмасын. Һәр эштә гаделлек кылыгыз! Гадәләт исә тәкъвалыкка якынрактыр һәм Аллаһудан куркыгыз, гаделсезлектән сакланыгыз! Әлбәттә, Аллаһ кылган эшләрегездән хәбәрдар.
Иман китереп Коръән юлы белән изге гамәлләр кылучы мөэминнәргә гафу итү һәм олы әҗер булыр дип Аллаһ вәгъдә кылды.
Әмма ышанмаучылар, аятьләребезне дә ялган диючеләр алар – җәһәннәм әһелләре.
Load More