Surah Al-Waqia Translate in Tatar

Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса
ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.
Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.
Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә
вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
алар чәчелгән тузан кеби булырлар.
Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.
Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.
Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.
Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
Load More