Surah Maryam Translate in Tatar

Кәф һә йә ґәен сад. Мәгънәсен фәкать Аллаһ белер.
Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәрьягә Аның рәхмәтенең бәянедер.
Зәкәрья г-м теләгән нәрсәсен сораганда Раббысына яшерен тавыш белән нида кылды.
Әйтте: Ий Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде вә башым ак чәчләр белән тулды, вә мин ий Раббым, сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул кылдың.
Үлгәнемнән соң вәли булып калачак кемсәләрнең золым ителүләреннән куркамын, ә минем хатыным бала тудырмый торган кысыр булды, үзеңнең фазълыңнан миңа бер изге угыл биргел!
Ул угыл миңа варис булыр вә Ягькуб балаларына варис булыр, вә Рабби ул угълымны үз каршыңда разый кыл!
Ий Зәкәрья, Без сине сөендерәбез бер угыл белән, аның исеме Яхъядер. Моннан элек ул исемдә һичкемне кылмадык.
Әйтте Зәкәрья: Йә Рабби, ничек минем угълым булыр икән, хәлбуки хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем?
Аллаһ әйтте: Әйе эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, тәхкыйк Мин сине халык кылдым Яхъядан элек, син ул вакытта һич нәрсә түгел идең.
Зәкәрья г-м әйтте: Йә Рабби, хатынымның балага калганлыгын белдереп миңа бер галәмәт бир! Аллаһ әйтте: Галәмәт сиңа шул булыр, чирләмәгән хәлендә, тоташтан өч кич кешеләр белән сөйләшә алмассың.
Load More